Быел сугыш ветераннары өчен Казан-Әстерхан-Казан маршруты буенча круиз оештырыла

Бу максатларга бюджеттан 1 млн. 800 мең сум финанслар каралган
(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Быел Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен Казан-Әстерхан-Казан маршруты буенча теплоходта сәяхәт оештырылачак. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта журналистларга ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов хәбәр итте. Очрашуда сүз Бөек Җиңүнең 64 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү хакында барды.

Мәгълүм булганча, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чаралары планында 2008-2010 елларда сугыш ветераннары өчен круизлар оештыру аерым урын алып тора. Узган җәйдә 78 ветеран Идел буйлап теплоходта Казаннан Ярославльгә барып кайтты. Моннан тыш, ТР Министрлар Кабинеты боерыгы белән бүлеп бирелгән 4 млн. 292 мең сумнан артык суммага үткән елның июлендә 153 сугыш ветераны һәм ветераннар хәрәкәте активистлары өчен югары уңайлыклары булган теплоходта Казан-Пермь-Казан маршруты буенча сәяхәт оештырылган иде. Аның барышында ветераннар ял итү белән бергә, сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлеге дә алды.

Азат Габделәхәтов сүзләренә караганда, быел ветераннарның Казан-Әстерхан-Казан маршруты буенча Идел буйлап сәяхәтен оештыруга бюджеттан 1 млн. 800 мең сум финанслар каралган. Хәзерге вакытта конкурс документлары инде эшләнгән. Теплоходта ветераннарга хезмәт күрсәтәчәк компания ачык аукцион аша сайлап алыначак. Быел да теплоходта сәяхәт итүче ветераннарның саны 78 дән ким булмас дип көтелә.