news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр артист булып уйнады

Һәр тамаша су объектларын һәм анда яши торган тереклекләрне саклау белән бәйле иде.

(Тәтеш, 28 март, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары»). Бу көннәрдә «Әкият» балалар бакчасында «театр көне» узды.Ул көнне көлке, күңел ачу, уңай эмоцияләр, иҗади уй-фикерләр һәм шатлыклы очрашулар күп булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Көн дәвамында балалар бик теләп уйнадылар, теге яки бу әкият персонажыннан авыз иттеләр, аларда булган вакыйгаларны кичерделәр.

Һәр тамаша су объектларын һәм анда яши торган тереклекләрне саклау белән бәйле иде. Артист булу һәркемгә ошады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100