Минтимер Шәймиев дүртенче тапкыр бабай булды

Радик Шәймиевнең улы туган.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев дүртенче тапкыр бабай булды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Дәүләт киңәшчесенең секретариатыннан хәбәр иттеләр.

Минтимер Шәймиевнең кече улы Радикның малае туган. Аның исеме әлегә билгеле түгел.