Әлмәттә туберкулез белән авыручылар ике тапкырга арткан

Авыручыларның күпчелеге беркайда да эшләмәүчеләр, 4 се ВИЧ-инфекцияле санала.

(Әлмәт, 28 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 24 март – туберкулез белән көрәш көнендә шәһәрдә 115 кеше флюорография тикшеренүе үткән, дип яза җирле басма.

Белгечләр әйтүенчә, Әлмәт туберкулезга каршы диспансерда бүгенге көндә 70 авыру исәптә тора (41 е ир-ат, 29 ы хатын-кыз), шуларның 63 е шәһәрдә яши, 7 се авыл кешеләре. Агымдагы ел башыннан үпкә туберкулезы 11 кешедә ачыкланган, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 2 тапкырга күбрәк. Авыручыларның күпчелеге беркайда да эшләмәүчеләр, 4 се ВИЧ-инфекцияле санала. Флюорография туберкулездан тыш, күкрәк читлеге органнарындагы яман шешне дә ачыкларга ярдәм итә. Узган ел шул рәвешле 30 онкология, 215 үпкә авыруы билгеле булган.