Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил фаразлый

Күз күременең 1-2 чакрымга кадәр начараюы көтелә.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышы шартларының начараюын кисәтә.

29 мартта көндез республика буенча урыны белән буран чыгуы, күз күременең 1-2 чакрымга кадәр кимүе мөмкин. Көчле җил төньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга җитәчәк (Казанда 15 м/с ка кадәр).