Украинада кулга алынган 43 «КАМАЗ» милиция контролена күчте

Җитештерү предприятиесе мәгълүматы буенча, бу вакытка кадәр йөк машиналары “Уң як сектор” контроленда булган

 (Казан, 28 март, «Татар-информ»). Украинада кулга алынган 43 «КАМАЗ» Украина ЭЭМ Чернигов өлкәсенең икътисади җинаятьләргә каршы дәүләт хезмәте идарәсе контролена күчкән, дип хәбәр итә “Интерфак”, автозавод матбугат хезмәте җитәкчесе Олег Афанасьевка сылтама ясап.

“16 нчы мартта кулга алынган 43 йөк машинасы кичә милиция контроле астында дигән мәгълүмат алдык. Автомобильләрне Чернигов автоүзәгенә тапшыру турында карарны көтәбез”, - дип хәбәр итте ул.

Җитештерүче предприятие мәгълүматы буенча, бу вакытка кадәр йөк машиналары “Уң як сектор” контролендә булган.

Компания мәгълүматы буенча, йөк машиналары партиясенең бәясе – якынча 100 млн. сум.