news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада башкорт әкиятләре һәм риваятьләре аудиоформатта чыгачак

Сыйфатлы аудиоязма яздыру өчен 10 яшьтән алып 15 яшькәчә талантлы балалар һәм яшүсмерләр арасында кастинг игълан ителгән.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Уфада аудиоформатта «Әкият терапиясе» мәдәни проекты гамәлгә ашырылачак. Аның кысаларында башкорт әкиятләрен һәм риваятьләрен яздырту, ә аннары республика балалар бакчалары өчен методик әдәбият булдыру планлаштырыла.

Сыйфатлы аудиоязма яздыру өчен 10 яшьтән алып 15 яшькәчә талантлы балалар һәм яшүсмерләр арасында кастинг игълан ителгән. Алар китапларны укыячак. Унбиш бала 3 ай дәвамында сәхнә сөйләме, актерлык осталыгы, рәсем сәнгате, тавыш яздыру стдиясендә эшләү буенча белем алачак. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Проектта катнашучылар өчен уку, яшь рәссам җыелмасы, аудиокитаплар яздыру бушлай булачак. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча аудиокитап һәм иллюстрацияләр белән методик ярдәмлек комплекты эшләнәчәк. Башкортстан балалар бакчалары тәрбиячеләре аларны укыту-тәрбияләү процессында куллана алачак, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100