Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минзәләдә балык тоту буенча ярышлар җиңүчеләре ачыкланды
Аю авыл җирлегенә 1 урын «Минзәлә-сервис» командасына 2 урын, «Кармак-мастер» командасына 3 урын бирелде.
(Минзәлә, 28 февраль, «Татар-информ», «Минзәлә-информ», Илшат Вагыйзов). Минзәлә елгасы яр буенда — Воровский бистәсе яклап, Екатерина күпере янында Балык шулпасы фестивале һәм балык тоту буенча ярышлар узды.
«Әлеге фестиваль һәм ярыш районыбыз өчен матур традициягә әйләнеп бара. Аны оештыруда катнашкан барлык оешмаларыбызга һәм авыл җирлекләребезгә рәхмәт», — диде район башлыгы Айдар Салахов.
Район башлыгы Айдар Салахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев шушы һәрбер оешманың театральләштерелгән тамашалары белән танышып чыктылар, әзерләгән сыйларыннан авыз иттеләр.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча иң яхшы палаткалар әзерләгән оешма-җирлекләрне дә билгеләп үттеләр. Иң яхшы тематик палатка номинациясендә Тауасты Байлар авыл җирлеге җиңде, «Мин мондыйны әле ашамадым» номинациясендә — Коноваловка һәм Хуҗәмәт җирлекләре. Беренче урында — администрация, икенче — «Коммуналь челтәрләр», өченче — мәдәният бүлеге.
Абсолют җиңүче дип «Веста» яшьләр үзәге танылды. Шулай ук һәрбер палатка әзерләгән оешма һәм җирлеккә район башкарма комитеты исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Әлбәттә фестивальнең төп кызыгы — балык тоту ярышлары иде. Команда урыннарына килгәндә, Аю авыл җирлегенә 1 урын «Минзәлә-сервис» командасына 2 урын, «Кармак-мастер» командасына 3 урын бирелде.
Шәхси зачетта ир-атлардан Илдар Балакаев һәм Эмиль Абдуллин, хатын-кызлардан — Мәлкән авылыннан Гөлчирә Шишкина танылды. Иң зур балыкны тотучы буларак Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студенты Раушан Нәбиуллинны да бүләкләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз