Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабуга музеенда күргәзмәдә кокэси агач курчаклары тәкъдим ителгән
Анда Япониянең 11 мәктәбе осталары иҗат иткән 74 агач курчак тәкъдим ителгән.
(Алабуга, 28 февраль, «Татар-информ», Мария Тимашева). Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча этносәнгать музеенда «Кокэси -Япония курчаклары дөньясы» дигән яңа күргәзмә ачылды. Анда Япониянең 11 мәктәбе осталары иҗат иткән 74 агач курчак тәкъдим ителгән.
Япониянең традицион уенчыклары Алабугада яшәүчеләргә таныш. Мондый коллекция Алабугада өч ел элек тәкъдим ителгән иде, ләкин бу аның сәнгать сөючеләр арасында актуальлеген югалтмый. Бу турыда «Новая Кама» хәбәр итә.
Күргәзмәне Япониядә яшәүче россияле Мария Голомидованың фотосурәтләр коллекциясе тулыландырды. Аның эшләре балалар хис-кичерешләрен һәм Япония мәдәнияте спектрын сурәтли.
Күргәзмәләр 29 мартка кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз