Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яңа Чишмә районында балалар сугыш ветераннары экспозициясендә бабайлары исемен эзләде
Музей хезмәткәрләре балаларга Бөек Җиңүнең 75 еллыгына төзелгән экспозицияләрдә аларның бабайлары сугышкан урыннарны картадан күрсәтеп, батырлыклары турында сөйләп, экскурсия уздырды.
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Яңа Чишмә районында балалар сугыш ветераннары фотоларыннан төзелгән экспозициядә үзләренең бабайларын эзләде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
2020 елның 19 февралендә «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының 8нче филиалындагы музейга «Йолдыз» балалар бакчасыннан тәрбиячеләре Гайфутдинова Ильмира апалары белән нәни кунаклар килде.
Музей хезмәткәрләре балаларга Бөек Җиңүнең 75 еллыгына төзелгән экспозицияләрдә аларның бабайлары сугышкан урыннарны картадан күрсәтеп, батырлыклары турында сөйләп, экскурсия уздырды. Балалар сугыш ветераннары фотоларыннан төзелгән экспозициядә үзләренең бабайларын эзләде, «Сугыш өткән еллар» китабы белән танышты.
Шулай ук балалар Ватанны саклаучы егетләребезнең өс киемнәре, армиядән язган солдат хатлары, дембель альбомнарыннан төзелгән күргәзмәдә булды. Балалар үзләре дә фикерләрен, белгәннәрен аңлатып, истәлеккә фотога төштеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз