Питрәчтә «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыралар

«Безнең ишегалды» программасы 2014 елга кадәр төзелгән.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», «Алга»). 2020-2022 елларда Питрәч районында да күп фатирлы йортлар территорияләрен тәртипкә китерәчәкләр. «Безнең ишегалды» программасы 2014 елга кадәр төзелгән һәм ремонт таләп итә торган барлык йортларның ишегалларында гамәлгә ашырылачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Узган ел ук районның күп фатирлы йортлары ишегалларында гражданнар җыеннары үткәрелде. Биредә яшәүчеләр нинди ишегалды күрергә теләүләре турында сөйләделәр, ә белгечләр бу хыялларны ничек тормышка ашырырга дип уйладылар.

Район хакимиятендә киңәшмә узды, анда барлык кызыксынган яклар: район җитәкчелеге, идарәче компанияләр вәкилләре һәм йортлар буенча җаваплы затлар очрашты.

Төзекләндерү көтелә торган ишегаллары совет чорыннан ук мирас булып калган, ә хуҗалык корылмаларын күп кенә кешеләр үзләре теләгәнчә төзегән. Күп кенә халыкны хәзер бу «архитектура сәнгате әсәрләре» белән нәрсә булыр, дигән сорау борчый, аларның күбесе инде тулысынча искергән һәм халыкка куркыныч тудыра, өстәвенә әле алар муниципаль территорияләрдә бернинди рөхсәтсез торгызылган.

Ә менә Үзәк урамда яшәүчеләр, киресенчә, үзләренең кирпеч корылмаларын саклап калырга тели, алар аның түбәсен ябарга, ишекләрен алыштырырга әзер. Район башлыгы Илһам Кашапов һәр очракның аерым каралачагын, халыкның фикерләре һәм тәкъдимнәре исәпкә алыначагын әйтте.