news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның генераль планын төзүчеләр: Иҗтимагый фикер алышу документны җитди үзгәртте

Яңа генераль план Татарстан башкаласының 2040 елга кадәрге үсешен билгели.

Казанның генераль планын төзүчеләр: Иҗтимагый фикер алышу документны җитди үзгәртте
tatarstan.ru

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Иҗтимагый фикер алышулар нәтиҗәсендә Казан шәһәре генераль планының беренче версиясе җитди үзгәрешләр кичергән. Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Анастасия Латыйпова Казан шәһәр Думасының XXXVIII сессиясе төгәлләнгәннән соң журналистларга шулай дип белдерде.

«Иҗтимагый фикер алышуга чыгарылган беренче версияне һәм раслау процедурасы алдыннан без тикшергән версияләрне чагыштырып карасак, моның бөтенләй икенче документ икәнлеге аңлашыла. Казанлыларның фикерләренә формаль якын килдек дип әйтү дөреслеккә туры килми. Генераль план кабат эшләнде, күп әйбер өстәлде, документны әзерләүчеләр ул халыкка аңлаешлы булсын өчен зур тырышлык куйды», - диде Латыйпова.

Генераль план шәһәр үсешендәге төп ориентирларны билгели, ә җирдән файдалану һәм йортлар төзү кагыйдәләре урын алган Документ исә калган бәхәсле мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Бүген Казан шәһәр Думасы депутатлары Татарстан башкаласының 2040 елга кадәрге генераль планын раслады. Моңа кадәр гамәлдә булган генераль план 2007 елда расланган, быел аның гамәлдә булу вакыты төгәлләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100