news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Әминов: Социаль челтәрләрдә шаярыр алдыннан да уйларга кирәк

«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры блогерлар белән очрашты.

Илшат Әминов: Социаль челтәрләрдә шаярыр алдыннан да уйларга кирәк

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Бүген «ШАЯН ТВ» телевизион блогерлары десанты Татарстан Журналистлары берлегендә Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Юныс улы Әминов белән очрашты, дип хәбәр итә каналның матбугат үзәге.

Журналист белән блогерның аермасы нидән гыйбарәт? Бүген Илшат Әминов телевизион блогерлар белән узган очрашуда әлеге һәм башка күп кенә сорауларга җавап бирде.

«Дөрестән дә, тормышыбызга актив булып килеп кергән блогер кем соң ул? Шул ук журналист түгелме? Беләсезме, аерма зур түгел. Журналист та блогер була ала. Әгәр ул сәхифәсендә җәмгыять өчен мөһим сорауларга җавап эзли икән, бу бик яхшы. Ә үз тормышын гына күрсәтеп баручыларның эше күңел ачуга гына әйләнеп кала.

Сез — киләчәктә зур шәхесләр буласы яшьләр. Бүген бу эшне башлыйсыз икән, хәзер үк шушылар хакында уйларга тиеш. Нәрсә язганыгызны алдан уйлагыз. Сез — дөньяны яхшыга үзгәртүчеләр. Без дә үстек, ләкин хәзер сезнең бөтен тормыш социаль челтәрләрдә. Хәтта шаярыр алдыннан да уйлагыз», — дип башлады очрашуны Илшат Әминов.

Яшь блогерлар Ютуб, тик-ток кебек социаль челтәрләр, хейтер һәм кибербуллинг, танылган блогерлары турында сорауларга җавап ишетте. Татар журналистикасына бәйле сораулар да булды.

«Татар журналистикасы үзгәрә. Иң төп проблема: әдәби татар телендә сөйләшә, аеруча фикер йөртә торган белгечләр азая. Безнең максат шундый журналистларны үстерү. Хәзер иң кирәк белгечләр — ике телдә камил сөйләшә торганнар. Киләчәктә өч телдә дә. Татар, рус, инглиз телләрен яхшы белсәгез, бик әйбәт», — диде Илшат Әминов.

Очрашу вакытында ютуб каналында телевизион блогерлар әзерләгән влогларны карадылар һәм фикер алыштылар. Профессиональ журналист, популяр алып баручы, медиа-холдинг җитәкчесе Илшат Әминов яшь коллегаларына төпле киңәшләрен җиткерде.

«Журналист һөнәри яктан оста — профессионал булырга тиеш. Үз эшен югары дәрәҗәдә башкару, дөрес мәгълүмат бирергә тиеш. Кешеләрне яратырга, аңларга, ярдәм итәргә тиеш. Кызыксынучан һәм күп белергә тырышырга тиеш!» — диде ул.

Соңыннан Татарстан журналистикасы тарихы музее буенча экскурсия үткәрелде. Бу очрашудан «ШАЯН ТВ»ның телевизион блогерлары журналистика буенча юнәлеш алды. Мондый чаралар аларга киләчәктә һөнәр сайларга да ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә каналның матбугат үзәге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100