news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Лашман авылында кавышкан яшь гаиләгә юбилей медале дә тапшырдылар

Яшьләрне 60 ел элек гаилә корган пар да котлаган.

Чирмешән районының Лашман авылында кавышкан яшь гаиләгә юбилей медале дә тапшырдылар
Гөлсирә Шәрифуллина

(Чирмешән, 28 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Лашман авылында Садыйковлар гаиләсе өчен әлеге көн икеләтә истәлекле булды. Яшь гаиләгә никах теркәү турында таныклык белән бергә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан юбилей медале дә тапшырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Олыларны хөрмәт итеп, алар белән киңәшләшеп, туганнарыгыз, дусларыгыз белән бер-берегезгә булышып, бер-берегезне күз карашыннан аңлап гомер итегез!» — диде тантанада катнашкан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова.

Бәхетле парларның шатлыкларын уртаклашырга байтак кеше: әти-әниләре, туганнары, дуслары килде. Кунаклар арасында Түбән Кәминкә авылында яшәүче, әле күптән түгел генә бриллиант туйларын билгеләп үткән Искәндәр һәм Гөлсинә Мостафиннар да бар иде, алар да яшьләргә үз теләкләрен ирештерделәр. Мостафиннар 60 ел элек 14 февральдә гаилә корган.

Яшьләрне кавышу көне белән котларга, ТАССРның 100 еллыгын символлаштырып, 60 һәм 25 ел бергә гомер иткән авылдашларын да чакырганнар.

Яшь парны һәм чараның кунакларын Түбән Камадагы бер оешмада профсоюз комитетын җитәкләүче Фәгыйль Гатиятов та котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100