news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Австрия россиялеләргә күп тапкырлы озын визалар бирә башлый

2020 елның 2 февралендә үз көченә кергән Европа берлеге виза кодексын үзгәртү белән бергә, туристлык максатыннан Австриягә баручыларны да кертеп, барлык төркем кешеләр өчен күп тапкырлы виза бирү мөмкинлеге барлыкка килде.

(Казан, 28 февраль , «Татар-информ»). 2020 елның 2 февралендә үз көченә кергән Европа берлеге виза кодексын үзгәртү белән бергә, туристлык максатыннан Австриягә баручыларны да кертеп, барлык төркем кешеләр өчен күп тапкырлы виза бирү мөмкинлеге барлыкка килде. Бу хакта Австриянең Мәскәүдәге илчесе Йоханнес Айгнер РИА Новостига интервьюсында белдерде.

«Хәзерге вакытка кадәр Австрия, әгәр кеше моңа гариза биргән һәм законнарда каралган алшартлар булса, күп тапкырлы виза биргән. Әлегә кадәр күп тапкырлы виза билгеле бер төркем кешеләргә генә, мәсәлән, эшлекле максат белән сәяхәт итүчеләргә генә каралган булган. 2020 елның 2 февралендә үз көченә кергән үзгәргән Европа берлеге виза кодексы нигезендә, туристлык максатыннан Австриягә баручыларны да кертеп, барлык төркем кешеләр өчен күп тапкырлы виза бирү мөмкинлеге туды», - диде илче.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100