Татарстан офтальмологиясе Россиянең иң яхшы медицина оешмаларының берсе булды

Республика клиник офтальмология хастаханәсе федераль конкурста иң күп уңай бәяләмә җыйды.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Татарстандагы Республика клиник офтальмология хастаханәсе «Россия Федерациясенең иң яхшы сәламәтлек саклау учреждениесе-2018» конкурсының җиңүчесе булды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Клиника ел саен үткәрелә торган федераль конкурста «Милли сыйфат билгесе» номинациясендә иң күп уңай бәяләмәләрне җыйды.