28 февральнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Николай Максимов балаларның телне бозып сөйләшүендә гаиләне гаепләде, Рөстәм Миңнеханов Казанда «Дөнья яратылышы»на охшаган фестиваль уздыру хуплады.

Рөстәм Миңнеханов Казанда «Дөнья яратылышы»на охшаган фестиваль уздыру идеясен хуплады / Татарстан Президенты республикада мәдәни юнәлешне үстерү бурычын куйды, диде Лилия Галимова.

Фәрит Мөхәммәтшин: Волейбол белән шөгыльләнү буенча Казан - башка районнарга үрнәк / Идел буе спорт һәм туризм академиясе бинасында ТР Волейбол федерациясенең хисап конференциясе узды. 

Казанда Әтнә театры мюзиклын карарга теләүчеләргә билетлар җитмәгән / Морис Метерлинкның "Бәхет кошы" мюзиклын күрергә өлгермәгән тамашачы аны 26 мартта шулай ук “Әкият” курчак театрының зур сәхнәсеннән карый алачак.

Рафис Корбан балалар язучыларын бәяләү җитми дип саный / Аның фикеренчә, язучы-шагыйрьләргә дәүләт игътибар итәргә тиеш.

Укытучы Николай Максимов балаларның телне бозып сөйләшүендә гаиләне гаепләде / Ачык дәрестә татар, рус, үзбәк, әрмән, әзербайҗан, удмурт, таҗик, кыргыз милләтеннән булган балалар катнашты.

Радик Бариев “Ут күршеләр” комедиясенең уңышын тематикадан һәм тәҗрибәсезлектән күрә / «Татар-информ» сайты Салават Юзеев пьесасы буенча Радик Бариев куйган комедияне онлайн күрсәтте.


Буа театры волонтерлар эзли
/ Волонтерлар май аенда Буа шәһәрендә үтәчәк “Диалог киңлегендә” III халыкара милли театрлар фестивале өчен кирәк.

Татарстан халкын язның беренче көнендә буран һәм көчле җил көтә / Республикада болытлы һава торышы саклана.

Данил Салихов: Тукай премиясе алганнан соң, күп язучылар сүлпәнәйде / Язучы “Шул премияне ала алырмынмы икән?” дигән стимул белән яшәргә, үсәргә тиеш ди”, берлек җитәкчесе.

Минтимер Шәймиев: Үзбәкстан белән хезмәттәшлек өчен зур мөмкинлекләр бар / Үзбәкстан белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр нигезләрен аларның беренче президентлары салды, диде Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы.

Музыкант Андрей Руденко татар җырын джаз штамплары белән аранжировкаламау яклы / "Гомеремнең күп өлешен Казанда уздыргач, татар җыры буенча нәрсәдер беләм дип уйлыйм”, - диде пианист, “RUDEN JAZZ BAND” джаз төркеме лидеры.

Луара Шакирҗанова радио-телевидение алып баручыларының сөйләм телен тәнкыйтьләде / Берничә дистә елдан безнең татар теленең аһәңе бозылыр дип уйлыйм, диде сөйләм жанры артисткасы.