28 февральнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

28 февральнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Россия инвестиция форумында катнашу өчен Сочига килде/Президент Дмитрий Медведевның «Төбәкләр кереме, аларның салым базасы белән тәэмин ителеше» киңәшмәсендә катнашты.
Татарстандагы кебек телләрне саклау программалары БДБ илләрендә дә юк – Ким Миңнуллин/Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры мирасны өйрәнүдә төп киртә дип кадрлар җитмәүне атый.
Татарстанда “Хәтер вахтасы” ачылды/Мәңгелек утка чәчәкләр кую алдыннан яшьләр агитбригадасы бөтен республиканы урап чыккан.
Камил Сәгъдәтшин бодай белән борайны аера белгән журналист – Марсель Галиев/Тукай клубында шагыйрь-журналист Камил Сәгъдәтшинның иҗат кичәсе үтте.
Рөстәм Миңнеханов: “Санация мәсьәләсе бик мөһим”/Татарстан Президенты белдергәнчә, ТАИФтан кала банк санациясенә башка структуралар да дәгъва белдергән.
XVII Федераль Сабан туе үтәчәк көн тәгаенләнде/Быел милли бәйрәмне үткәрү хокукы Әстерханга бирелде.
Тәлгат Галиуллин: Тукай премиясенә кандидатларны Язучылар берлеге генә тәкъдим итәргә тиеш/Дәүләт бүләген әдәбиятчыларга гына тәгаенләргә иде, дип белдерә әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм язучы.
Татар мәдәнияте – йоклаган мәдәният. Аңа күптән уянырга вакыт – Ренат Ибраһимов/Ренат Ибраһимов татар музыкасының бөтен дөнья казанышы була алачагына ышана.
"Ак Барс" Уфада "Салават Юлаев" командасыннан өстен чыкты/Казан командасына серияне үз файдасына төгәлләү өчен тагын 1 җиңү генә кирәк.