Томан булу сәбәпле, Казан аэропортында 5 рейс тоткарлана

Күрү мөмкинлеге 200 метрдан артмый

 (Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Юлия Ревина). Бүген начар һава шартлары “Казан” халыкара аэропорты эшчәнлегенә йогынты ясады.

“Татар-информ” МАна аэропортның матбугат секретаре Регина Талова хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта аэропортта күрү мөмкинлеге 200 метрдан артмый.

Мәскәүдән («Шереметьево»), Екатеринбургтан, Оренбургтан, Мәскәүдән («Домодедово») рейслар тоткарлана. Әлегә очкычлар бу шәһәрләрдән очып китмәгән.

Начар һава торышы булу сәбәпле, Пермьга очарга тиешле очкыч Казан аэропортыннан очып китә алмый.

Аэропортта ачыклык кертүләренчә, аэропорт һава торышына бәйле рәвештә эшли: пилотлар очып китү яки бу шартларда җиргә утыра алулалары турында карарны мөстәкыйль рәвештә кабул итә.