Самарадан Казанга хәрби техника күчерәләр

Бу Көнбатыш хәрби округы һәм Үзәк хәрби округы гаскәрләренең хәрби әзерлеген тикшерү кысаларында шулай эшләнә

 (Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Бүген иртән Татарстан халкы республиканың Алексеевск районындагы трассадан бронетехника колоннасы узып баруын күргән. Фотосурәтләр тиз арада социаль челтәрләрдә барлыкка килде. Шаһитларның сүзләренчә, колоннада кимендә 100 берәмлек техника булган.

Элегрәк Россия Оборона министрлыгы хәбәр иткәнчә, 26 нчы февральдә Хәрби баш командующий боерыгы буенча, Көнбатыш хәрби округы һәм Үзәк хәрби округы территорияләрендә тупланган гаскәрләрнең хәрби әзерлеген тикшерү кысаларында, хәрби частьләр һәм берләшмәләр билгеләнгән районнарга күчә башлады.

Бүген “Звезда” федераль телеканалы хәбәр иткәнчә, Самарадан хәрби частьләр Казанга күчә. Хәрби техника төрле ысул белән күчерелә: бер өлеше "Ан-12" очкычы бортында, калганы җир өсте юлларыннан.

Үткән тәүлектә һава һәм җир буйлап якынча 300 берәмлек техника күчерелгән. Бу сәгатьләрдә барлык бүлекләр, төп бурычны үтәү өчен, тулысынча әзер булачак.

Укулар масштабында Кораллы Көчләрнең төрле гаскәрләреннән якынча 150 мең шәхси состав катнаша. 90га кадәр очкыч, 120дән артык вертолет, 880гә кадәр танк, 120дән артык берәмлек хәрби техника һәм 80гә кадәр кораб һәм судно җәлеп ителә.