Айның беренче яртысында Татарстанда законсыз әйләнештән 11 кило наркотик матдә алынган

Алар арасында иң күбе – марихуана һәм синтетик наркотиклар

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”). 10 февральдән 28 февральгә кадәр законсыз рәвештә наркотиклар һәм психотропик матдәләр сату-алуның 67 очрагы буенча 55 җинаять эше ачылган. “Ышаныч телефоны”на гражданнардан 18 хәбәр килеп ирешкән, 60лап административ протокол төзелгән.

Айның беренче яртысында Татарстанда законсыз әйләнештән 11 кило наркотик, көчле йогынтыга ия булган һәм психотроп матдә алынган, алар арасында иң күбе – марихуана һәм синтетик наркотиклар.

Җинаять эшләренең күбесе наркотикларны саклау, сату һәм көчле йогынтыга ия булган һәм агулы матдәләрне законсыз рәвештә әйләнешкә кертү очраклары буенча кылынган, дип хәбәр итә Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат төркеме.