Ял көннәрендә янгында ике кешенең гомере өзелгән

Ял көннәрендә янгында ике кешенең гомере өзелгән

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Татарстанда үткән ял көннәрендә янгында ике кеше үлгән. Республикада ике тәүлектә барлыгы 20 янгын теркәлгән.

Шимбә кичен Мамадыш районында шәхси мунчада янгын чыккан. Янгын сүндерү вакытында ир-ат мәете табылган. Үлгән егетнең атасы сүзләренә караганда, улы беркайда эшләмәгән, исерткеч эчемлекләр кулланган. Фаразларга караганда, янгын мичне файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә килеп чыккан. Ял көне Саба районында шәхси йортта чыккан янгында тагын бер кеше үлгән. Өлкән яшьтәге кеше үзе генә яшәгән, янгын чыгар алдыннан күршеләре аны исерек хәлдә күргән. Йорт тулысынча янып беткән. Янгын чыгуның сәбәбе - исерек хәлдә тәмәке тарту.