Татарстанда 2004 елда хезмәт законын бозуның 66 мең очрагы ачыкланган

Татарстанда 2004 елда хезмәт законын бозуның 66 мең очрагы ачыкланган

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ", Ирина Пашкеева). Узган ел ТРда дәүләт хезмәт инспекторлары тарафыннан үткәрелгән 5,6 мең тикшерү вакытында хезмәт законын бозуның 66 мең очрагы ачыкланган. Бу күрсәткеч 2003 елга караганда 10 процентка артык.

Хокук бозуның күпчелек очрагы (55,7 мең) хезмәт саклау белән бәйле. Еш очрый торган хокук бозу очраклары арасында, элеккечә вакытында хезмәт хакы түләмәү, хезмәт килешүе шартларын, эш вакыты графигын, хезмәт дисциплинасын үтәмәү кала. Инспекторлар таләбе буенча үткәрелгән эшләр нәтиҗәсендә, 46,2 мең эшчегә хезмәт хакы түләнгән, 24 кеше эшенә кайтарылган, 406 законсыз рәвештә түләтелгән акча кайтарылган. Хезмәт законын бозуда гаепле затларга 2,4 мең административ штраф салынган, 1244 җитәкче административ җаваплылыкка тартылган, шул исәптән 15е эшеннән азат ителгән.