Студентларның "Җиңү-60" РR-проектлары конкурсына эшләр кабул итү тәмамлана

Студентларның "Җиңү-60" РR-проектлары конкурсына эшләр кабул итү тәмамлана
(Казан, 28 февраль, "Татар-информ"). Иртәгә студентларның "Җиңү-60" РR-проектлары конкурсына эшләр кабул итү тәмамлана. Бәйге ТР "Татмедиа" массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан Россиянең хәрби тарихына, гражданнарны хәрби-патриотик тәрбияләү проблемасына игътибарны җәлеп итү, шулай ук Җиңүнең мәгънәсен күтәрү, милли үзаң формалашуга йогынты ясарга, яшьләрнең ул еллардагы вакыйгаларга мөнәсәбәте; дәүләт һәм җәмгыять секторында җәмәгатьчелек белән элемтә һөнәре белгечләре формалаштыру өчен шартлар булдыруга ярдәм итүче җәмәгатьчелек белән элемтә өлкәсендә нәтиҗәле технологияләрне ачыклау максаты белән үткәрелә.