“Россиядә татар мәсьәләсе” семинарының чираттагы утырышы

“Россиядә татар мәсьәләсе” семинарының чираттагы утырышы

(Мәскәү, 28 февраль, “Татар-информ”, Рафис Измайлов). Мәскәүнең Милләтләр йортында коммерцияле булмаган “Ватаным” оешмасы һәм “Татарский мир – Татар дөньясы” газетасы редакциясе оештырган “Россиядә татар мәсьәләсе” исемле уртак тикшеренү семинарының чираттагы утырышы үтте.

Утырышта тикшерү өчен “Хәзерге Россиянең мәдәни тормышында Көнчыгыш сәнгате” дигән тема тәкъдим ителде. Башка семинарлардан аермалы буларак, монда докладчылар юк иде. “Татар дөньясы” мөхәрриренең уфтануына караганда, бер ай буена эзләсәләр дә, бу тема буенча докладчы табылмаган. Утырышта академик-кардиолог Ренат Акчурин, РФ Дәүләт Думасы мәдәният комитетының аппарат җитәкчесе Валерий Кондратьев, РФнең мәдәният һәм массакүләм элемтә чаралары министрлыгының дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Александр Минаев, Мәскәү төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте вице-президенты Әнвәр Хөсәенов, шагыйрь һәм тәрҗемәче Равил Бохараев, дипломат Йолдыз Хәлиуллин, шулай ук Көнчыгышны өйрәнүче галимнәр һәм Мәскәү милли-мәдәни мохтәриятләре җитәкчеләре катнашты.

Сөйләшү бик каты һәм эчтәлекле булды. Семинарда күтәрелгән мәсьәлә “Сәнгатьнең Көнчыгыш юнәлеше” белән генә чикләнеп калмады, ә Россия мәдәниятенең тирән катламнарына, һәм, гомумән, дәүләт милли сәясәтенең бүгенге торышына кадәр барып кагылды. Утырышта катнашучылар күпмилләтле мәдәниятнең Россия Федерациясенең үткән һәм киләчәк язмышындагы урыны һәм роленә анализ ясады. Чыгыш ясаучылар шулай ук мәдәният мәсьәләләренең илдәге милләтара мөнәсәбәтләр белән тыгыз бәйләнешенә басым ясады һәм бу бәйләнешнең алда авыр нәтиҗәләр китереп чыгарачагына борчылу белдерде.

Казаннан вәкилләр булмау сәбәпле, бу мәсьәләдә Татарстан позициясен яклап шагыйрь һәм тәрҗемәче Равил Бохараев, дипломат Йолдыз Хәлиуллин, Мәскәү төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте вице-президенты Әнвәр Хөсәенов, шулай ук вәкиллек хезмәткәрләре һәм Мәскәү татар җәмгыятьләре вәкилләре чыкты.