“Ника” кризис үзәге РТ Социаль яклау министрлыгының грантына ия булды

“Ника” кризис үзәге РТ Социаль яклау министрлыгының грантына ия булды

(Чаллы, 28 февраль, “Татар-информ”, Илисә Ганиева). “Фемина” хатын-кызлар оешмасы базасында эшләүче “Ника” кризис үзәге Республика Социаль яклау министрлыгы грантына ия булды. Әлеге үзәкнең гаиләдә начар мөнәсәбәттән зыян күргән өлкәннәргә ярдәм күрсәтүнең территориаль моделен төзү буенча проекты яклау тапты.

Үзәк директоры Наталья Кивокурцева сүзләренә караганда, үз балалары тарафыннан кыйналуга дучар булган өлкән яшьтәгеләрдән ышаныч телефонына шалтыратуларның узган елның көзендә кискен артып китүе әлеге проектны эшләүгә этәргән. Шулай ук якыннары аларның пенсия акчасын тартып алуы, фатирдан куып чыгаруы турында шикаятьләр дә алынган.

Проект өлкән яшьтәгеләргә патронаж ярдәме күрсәтүче йөзләгән социаль хезмәткәрне, психолог, реабилитация үзәкләре мөдирләрен укытуны күздә тота. Алар ярдәмгә мохтаҗ карт-карчыкларны ачыклап, аларның һәрберсенә конкрет ярдәм итү юлларын эшләячәкләр. Шулай ук социаль хезмәткәрләр һәм өлкәннәр өчен мәгълүмати буклетлар әзерләү дә күздә тотыла. “Өлкән яшьтәгеләр еш кына инфаркт яисә инсульттан вафат була. Ләкин аларның нилектән килеп чыгу сәбәпләре билгесез. Әлеге авырулар гаиләдә җәбер-золымга дучар ителү нәтиҗәсендә килеп чыгарга мөмкин. Без һәрбер өлкән яшьтәге кешене якларга тиешбез”, - ди Наталья Кивокурцева. Аның сүзләренчә, “Ника” кризис үзәге үзенең проектын Җиңүнең 60 еллыгына багышлый.