Казан укучылары “ON-Line” режимында үтәчәк “Икътисад һәм менеджментны моделирлау” Бөтенроссия кубогында чыгыш ясаячак

Казан укучылары “ON-Line” режимында үтәчәк “Икътисад һәм менеджментны моделирлау” Бөтенроссия кубогында чыгыш ясаячак

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Казанның 83нче мәктәбе укучылары “Икътисад һәм менеджментны моделирлау” компьютер икътисади программасы буенча республика ярышлары җиңүчеләре булдылар. Ярышлар Казанның Биектау районындагы урнашкан “Байтик” компьютер лагерында үтте. Хәзер алар 2005 елның апрелендә “ON-Line” режимында үтәчәк Бөтенроссия кубогында Татарстан данын якларга туры киләчәк.

Ярышларда Татарстанның төрле почмакларыннан 30дан артык команда, шулай ук Марий Эл кунаклары да катнашты. Ярышларның беренче көнендә ярымфинал уеннары узды, анда финалда көч сынашу өчен 16 иң яхшы команда ачыкланды. Уен шартлары буенча, катнашучылар төрле икътисади хәлләрдә үзләренең виртуаль компанияләр һәм коммерция банклары белән грамоталы идарә итә алу сәләтен күрсәтергә тиешләр иде.