Халыклар дуслыгы йортында җирле һәм кунакка килгән мариларның очрашуы булачак

Халыклар дуслыгы йортында җирле һәм кунакка килгән мариларның очрашуы булачак

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Виктор Смирнов). Марий Эл Республикасы Дәүләт җыелышы делегациясенең ТР Дәүләт Советы белән хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую өчен Казанга визиты кысаларында, Халыклар дуслыгы йортында мариларның Казандагы милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчеләре белән очрашуы көтелә.

ТР Милли-мәдәни берләшмәләр ассоциациясе рәисе Сәгыйть Джаксыбаев хәбәр иткәнчә, актив әгъзалары мариларның Казандагы Милли-мәдәни мохтәрияте эшчәнлеге хакында сөйләячәкләр һәм, делегация вәкилләре белән, мохтәрият һәм Марий Эл Республикасының дәүләти һәм иҗтимагый оешмалары арасындагы элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләрен тикшерәчәкләр. Кунакларны ТР Милли-мәдәни берләшмәләр ассоциациясе тарафыннан нәшер ителүче, мариларның Татарстандагы берләшмәләре эшчәнлеге хакында бәян ителгән мәкаләләрне үз эченә алган журналлар һәм Татарстанда мари телендә басылып чыккан китаплар белән таныштырачаклар. Шулар исәбендә танылган һәм бүгенге көндә Казанда яшәүче мари язучысы Леонид Васильевның “Куван Кенж” – “Әбиләр чуагы” китабы да бар.