Эш һәм ял режимын бозу Хезмәт турындагы законнарны бозуның беренче өчлегенә кертелгән

Эш һәм ял режимын бозу Хезмәт турындагы законнарны бозуның беренче өчлегенә кертелгән

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Ирина Пашкеева). Татарстан территориясендә эш һәм ял вакыты турындагы законнарны үтәмәү 2004 елда Хезмәт турындагы законны бозу очракларының гомуми исәбендә, хезмәткә түләү һәм хезмәт килешүе шартларын үтәмәүдән кала өченче урында тора.

Мәсәлән, ТР Эчке эшләр министрлыгының (Казан) “Татгостранссигнал” дәүләт унитар предприятиесендә эш вакытының озынлыгын бозу очрагы ачыкланган. Өч хезмәткәр берьюлы ике урында эшләү шартларында атнага 20шәр сәгать эшләгән. Шуның белән бергә, Хезмәт кодексы нигезендә, әлеге норма 16 сәгатьтән артмаска тиеш. “Камтент-Казань” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә ел саен бирелә торган түләүле ял алу хокукы бирә торган эш стажы исәпкә алынмаган, эштән киткән эшчеләргә файдаланылмаган яллары өчен акчалата компенсация исәпләнмәгән һәм түләнмәгән. Тәтеш районындагы “Бета” ҖЧҖ тикшерү вакытына, ягъни 23 декабрьгә 2005 ел өчен чираттагы ял графиклары төзелмәгән. Гамәлдәге законнар буенча, ял бирү чиратлары календарь елы тәмамланырга ике атнадан да соңга калмыйча төзелергә тиеш.

Эш һәм ял вакытлары турындагы закон таләпләрен үтәмәгән җитәкчеләргә кимчелекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде, кайберләре административ җаваплылыкка тартылды. Мисалга, “Татнефтестрой” ААҖ (Азнакай) генераль директоры М.Сәмигуллин, “Үзәк” авыл хуҗалыгы производство комплексы (Актаныш) баш бухгалтеры Ф.Хәбибуллинга, “Жилсервис” ҖЧҖ (Менделеевски) әйдәп баручы юридик киңәшчесе Г.Никифоровка 500 сумнан 1000 сумгача штраф салынды.