news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ковидка каршы чараларны бозучыларга 1 миллион сумлык штраф салганнар

Гыйнвар аенда республиканың 722 объектында коронавируска каршы чараларның үтәлешен тикшергәннәр.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). 2022 елның гыйнварында Татарстан Республикасы буенча Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) республиканың 722 объектында коронавируска каршы чараларның үтәлешен тикшерде. Кагыйдә бозучыларны бер миллион сумнан артык штрафка тартканнар.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Кызганыч, җитешсезлекләр булган объектлар декабрь ае белән чагыштырганда артты һәм 23 процентны тәшкил итте. Без кайбер эш бирүчеләрнең хәлгә җиңел карауларын, үтәргә тиеш булган мәҗбүри чаралар турында онытып җибәрүләрен һәм мондый тәртип бозауларга юл куюларын әйтергә мәҗбүрбез», — дип билгеләп үтте спикер.

Аның сүзләренә караганда, хокук бозулар саны буенча сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектлары лидер булып кала бирә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100