news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия вәкилләре Түбән Камадагы веломузейда булды

Биредә Швейцария хәрби велосипеды, Германия, Рига модельләре, легендар «Салют», Кытай рикшасы кебек экспонатлар да бар.

Төркия вәкилләре Түбән Камадагы веломузейда булды
/tat.e-nkama.ru

(Түбән Кама, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Төркия вәкилләре эш сәфәре барышында Түбән Каманың «Велики» паркында булды һәм биредә урнашкан веломузейны карады, дип хәбәр итә Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты.

Музейда күп кенә элеккеге экспонатлар бар: Швейцария хәрби велосипеды, Германия, Рига модельләре, берничә легендар «Салют», зур алгы тәгәрмәчле цирк транспорты һәм хәтта Кытай рикшасы.

Кунаклар Төркия модельләрен күрүләренә дә бик сөенделәр: бу — Ливерпульда сиксәненче елларда уйлап табылган легендар Cougar моделе. Аны алдагы килешү кысаларында Мармарис вәкилләре бүләк иткән булган.

Төркия кунакларын 8,4 см озынлыктагы велосипед та хәйран калдырды. Экспонат Гиннесның Рекордлар китабына кертелгән.

Кунаклар белән юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары да аралашты. Алар иң нәниләргә велосипедта йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә булыша. Түбәнкамалылар кунаклардан аларда велосипедчыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү өчен аерым парк булу-булмавы, балаларга мондый кагыйдәләр өйрәтелү-өйрәтелмәве белән кызыксынды.

Мармарис мэры Мехмет Октай аларда да мондый парк булуын әйтте, әмма ул Түбән Камадагы кебек зур түгел икән, аларда да шулай ук балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтүләрен дә раслады, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100