Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рафис Хәбибуллин район башлыкларын түбәләрдән карны чистарту эшен оештырырга чакырды
Синоптиклар 31 гыйнварда һәм 1 февральдә Татарстанда җепшек кар явар дип фаразлый.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин район башлыкларына хат юллаган.
Хатта түбәләрдән кар һәм боз катламы төшәргә мөмкин урыннарны тикшерергә, халыкны түбәдән кар төшү куркынычы булуы турында кисәтергә һәм коммуналь хезмәткәрләр белән юлларны һәм йорт түбәләрен кардан һәм боз катламыннан арындыру эшләрен оештырырга тәкъдим ителгән.
Моннан тыш, Рафис Хәбибуллин янгын сүндерү машиналары өчен үтәли юлларны вакытында чистартуга аерым игътибар бирергә тәкъдим итте.
Соңгы вакытта республикада кар күп яуды. Көн җылыткач, түбәләрдә җыелган кар күпләп төшеп, кешеләрне имгәтергә мөмкин. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе Татарстанда яшәүчеләргә урамда игътибарлы һәм сак булырга, йортлардан ераграк йөрергә һәм алар янәшәсендә машиналарны калдырмаска киңәш итә.
Синоптиклар 31 гыйнварда һәм 1 февральдә Татарстанда җепшек кар һәм һава температурасы 0 градустан югары булуын фаразлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз