news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Коммерсантъ» газетасы: Хезмәт министрлыгы Пенсия фондын үзгәртеп корырга җыена

Инициатива авторлары фикеренче, бу халыкка бирелә торган берничә социаль түләүнең күләмен бер ярым тапкырга арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ). Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы сайтына сылтама белән «Коммерсантъ» газетасы язганча, Россия Хөкүмәте 2023 елга Пенсия фонды (ПФР) белән Социаль иминиятләштерү фондын (ФСС) берләштерергә җыена.

Газета ачыклаганча, эш бирүчеләргә пенсия һәм социаль иминият кертемнәрен түләү өчен гомуми кертем базасы тәкъдим ителәчәк.

Инициатива авторлары фикеренчә, бу халыкка бирелә торган берничә социаль түләүнең күләмен бер ярым тапкырга арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта бизнеска йөкләнешнең үсеше минималь булачак.

«Фондларга реформа ясау аларның административ функцияләрен бердәм цифрлы платформа кысаларына берләштерү хисабына, социаль хезмәтләрдән файдалануны тагын да уңайлырак итәчәк», — диелә язмада..

Яңа структура «бюджеттан тыш фонд» статусын алачак, ә хәзергә Россия Пенсия фонды һәм Социаль иминиятләштерү фонды — дәүләт учреждениеләре. Хезмәт министрлыгы яңа фондның эшен элеккечә үк координацияләячәк, ләкин моның өчен күзәтү советы оештырылачак.

Газета чыганакларының мәгълүматлары буенча, инде язгы сессиядә үк министрлык фондларны берләштерү турындагы федераль законны Дәүләт Думасына кертергә җыена.

  • Алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы балалы гаиләләргә, инвалидларга, ветераннарга һәм Россия геройларына, шулай ук җитештерүдә зыян күргән кешеләргә бирелә торган социаль түләүләрнең 1 февральдән 8,4 процентка артачагын язган иде. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100