news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда коронавирус белән авыручыларга дару илтү өчен волонтерлар җыялар

Көн саен шәһәрнең барлык районнарында эшләү өчен җитмештән артык волонтер кирәк.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда яшәүчеләр коронавирус белән авыручыларга дарулар илтүче волонтерларга кушыла ала.

саен шәһәрнең барлык районнарында эшләү өчен җитмештән артык кеше кирәк, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.

Казанда 2020 елның ноябреннән амбулатор пациентларга дару препаратлары китерү эше оештырылды.18 яшьтән 60 яшькә кадәрге теләге булган һәркем волонтер була ала. Волонтерларга таләпләр: үзләрен яхшы хис итү, респиратор авырулары булмау һәм дару чараларын китерү өчен якынча 2 сәгать вакыт булу, эш графигы — индивидуаль. (843)237-51-51 телефоны аша тулырак мәгълүматны белә һәм волонтерлар рәтенә кушыла аласыз.

Хәзерге вакытта Казанда 13 волонтерлык штабы эшли. Аларның 10 сы (шул исәптән үзәк) комитет базасында урнашкан, тагын өчесе университетларда (А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү технология университеты — КАИ, Казан химия технология институты һәм Казан дәүләт энергетика университеты) эшли. Штабларда бүгенге көндә автоволонтерларга ихтыяҗ зур.

«Коронавирус» диагнозы булган пациентларның өенә дару китерү өчен рецепт язганда табиб язма ризалык ала. Алга таба рецепт системага кертелә, һәм даруханә-партнерлар даруларга запрос ала.

Даруханәләр волонтерлык штабларына заказның әзерлеге турында хәбәр итә, штаб җитәкчеләре әзер булган әйберләрне алып китә һәм аларны волонтерларга тапшыра, волонтерлар исә препаратларны авыруларга илтә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100