news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә КВН командаларының финал уены узачак

Командаларның күпчелеге махсус киемнәр — эмблема белән футболкалар да ясаткан.

Чирмешәндә КВН командаларының финал уены узачак
http://nashcheremshan.ru/

(Чирмешән, 28 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Илсөяр Гайнетдинова). Иртәгә, 28 гыйнвар көнне, Чирмешән мәдәният йорты сәхнәсендә районның КВН командалары арасында финал уены узачак

Финалда үзәк балалар бакчаларының җыелма командасы, Бәркәтә, Түбән Кәминкә, Яңа Кади, Яңа Элмәле, Шешминка, Лашман, Ивашкино авыл җирлекләре, үзәк китапханә, 1нче санлы Чирмешән мәктәбе командалары финалда чыгыш ясаячак. Җиңүчегә, беренче урын алучыга, бүләккә район башлыгының күчмә кубогы һәм 25 мең сум акчалата премия каралган.

Моңа кадәр дүрт көн дәвамында сайлап алу турлары узды. Иске Котыш авылы мәдәният йортында Ульяновка, Иске Кади, Яңа Кади, Яңа Элмәле, Иске Котыш авыл җирлекләре командалары үз осталыкларын күрсәтте.

Сайлап алу турларында квнчылар «Сәламләү», «Разминка» һәм «Музыкаль өй эше» конкурсларында тамашачыларга юмор, шаян сүз бүләк иттеләр. Төп игътибар үзәгендә — коронавирус белән бәйле мәзәкләр.

Командаларның күпчелеге махсус киемнәр — эмблема белән футболкалар да ясаткан, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100