news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алып баручы Айваз Садыйров татар блогеры кодексын булдырырга тәкъдим итте

«Кодекс уңышлы эшләр башкарыр өчен ярдәмлек булып торыр иде», — диде ул.

Алып баручы Айваз Садыйров татар блогеры кодексын булдырырга тәкъдим итте
Абдул Фархан

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Тәртип» радиосының башкарма продюсеры, алып баручы, «Блогер. Татар» блогерлар бәйгесе җиңүчесе Айваз Садыйров татар блогеры кодексын кабул итеп, аны блогерларга таратырга тәкъдим итте.

«Бу кодексны закон, кагыйдә дип аңларга кирәкми. Киресенчә, тагын да зур, мәртәбәле, уңышлы эш башкарыр өчен ярдәмлек булып торыр иде. Бу тәкъдимнәрне тулыландырырга, камилләштерергә чакырам», — дип мөрәҗәгать итте ул блогерларга «Блогер. Татар» блогерлар бәйгесенең бүләкләү кичәсендә.

Айваз Садыйров тәкъдим иткән кодекс:

  • Гадел булу: ялган мәгълүмат сөйләмәү, фактларны тикшереп җиткерү;
  • Плагиат булдырмау: автор рөхсәтеннән башка, фото-видео, текст материалларын үзеңдә бастырмау;
  • Зарар китермәү: кешегә яла якмау, мәсхәрәләмәү, шәхси серен таратмау;
  • Грамоталы булу: язганда һәм сөйләгәндә гади грамматик, синтаксик хаталар җибәрмәскә тырышу;
  • Реклама өчен җавап бирү: үзең рекламалаган товар яки хезмәтнең сыйфатын, дөреслеген алдан тикшерү;
  • Милли миссияңне тою: мөмкин булган кадәр үз телеңдә язу, аудиториядә милли үзаң формалаштыру.

«Аллаһка шөкер, бүгенге көндә блогерлар күп. Алар яза, эшли, тырыша, аларга стимул да бар. Сүз дә юк, сүз иреге булырга тиеш, әмма һәр кеше үзе өчен мораль, этик нормаларны аңларга тиеш, аеруча милләт мәсьәләсендә. Һәр блогер язмаларына бер таләп куйсын иде. Бәлкем, бүген кайбер кешеләр үзләренә карар ясар», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100