Песошин: Цифрлаштыру шартларында Татстат җәмгыятьне мәгълүматлаштыруда зур роль тота

Тулы һәм җентекле мәгълүмат хакимияткә кирәкле карарларны үз вакытында кабул итәргә мөмкинлек бирә, дип искәртте ТР Премьер-министры.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). Җәмгыятьнең цифрлы трансформациясе шартларында дәүләт статистикасы органнары объектив һәм тулы мәгълүмат чыганагының аерым ролен алды. Соңгысы республика хакимиятенә барлык татарстанлылар өчен мөһим карарларны оператив һәм вакытында кабул итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан статистика хезмәте һәм Социаль-икътисади мониторинг комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

Ул искәртеп узганча, узган ел республика җитәкчелеге төп көчне икътисадның реаль секторына ярдәм итүгә һәм гади кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдергән.

«Бу шартларда эш максималь тулы һәм киң җәелдерелгән мәгълүмат, шул исәптән статистик, шулай ук карарлар кабул иткәндә икътисад һәм социаль өлкә үсешенең мөмкин булган сценарийларын исәпләп чыгару буенча тиешле рекомендацияләр таләп итә», – дип мөрәҗәгать итте утырышта катнашучыларга Песошин.

Ул, гомумән алганда, 2019 ел нәтиҗәләре ТР икътисадында уңай динамика турында сөйли, дип өстәде. Республикада гамәлгә ашырыла торган чаралар комплексы икътисади үсеш тенденциясен саклап калырга ярдәм итте. Соңгы мәгълүматларга караганда, 2019 елда республиканың тулаем төбәк продукты 2,5 трлн сумнан артып киткән, ә сәнәгать җитештерүе индексы 2018 ел дәрәҗәсенә карата 101 процент тәшкил иткән.

«2018 елдан башлап Россия Президентының илнең махсус максатлары һәм стратегик бурычлары турында Указы аерым контрольдә тора. Бу - республикада демографик вазгыять мониторингы, технологик үсешне тизләтү, икътисади үсеш факторлары һәм башкалар. Республика өчен күрсәткечләр шактый катгый билгеләнгән»,- диде ТР Премьер-министры һәм үсешнең әлеге төп индикаторларын контрольдә тотуны дәвам итәргә чакырды.

Песошин искәрткәнчә, республика цифрлы трансформация чорына керде. Хәзерге шартларда статистика органнары җәмгыятьнең мәгълүмати ихтыяҗларын тәэмин итүдә аерым роль алды. Күләмле мәгълүматларны вакытында анализлау. эшчәнлекнең барлык өлкәләрендәге төп тенденцияләрне һәм төп характеристикаларны аңларга мөмкинлек бирә.

2019 елда статистика органнары эшен республика җитәкчелеге уңай бәяли. Биредә яңгыраган докладлар җайга салынган эшегезне күрсәтә. Быел сезнең алда яңа, мөһим бурычлар тора. Сез аларны башкарырсыз дип ышанам»,- дип йомгаклады Алексей Песошин һәм Татарстанның социаль-икътисади үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Чараның рәсми өлешеннән соң, Татарстан Республикасы Премьер-министры ике ведомствоның да алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырды.