Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәре мәңгеләштереләчәк
Стендларны урнаштыру Россия Президентының Әлмәт районы җиңгән «Өзелмәс элемтә» гранты кысаларында башкарыла.
(Әлмәт, 29 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Май ахырына кадәр Әлмәт районының барлык 36 җирлегендә дә сугыштан соң гомерләре өзелгән Бөек Ватан сугышы катнашучыларының исемнәре язылган стендлар урнаштырылачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Стендларны урнаштыру Россия Президентының Әлмәт районы җиңгән «Өзелмәс элемтә» гранты кысаларында башкарыла.
2019 ел дәвамында җирле ветераннар советы хезмәткәрләре Әлмәт һәм Акташ хәрби комиссариатларыннан чакырылган Бөек Ватан сугышы катнашучылары, шулай ук шәһәр төзелешендә, авыл хуҗалыгы һәм нефть сәнәгате тармагында эшләү өчен шәһәргә килгән сугышта ветераннары турында мәгълүмат җыйган.
27 гыйнварда Рус Акташы авыл җирлегенең Мәдәният йортында беренче стендны ачу тантанасы булды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Олег Шабалин, район ветераннар Советы рәисе Владимир Самойлов һәм Рус Акташы җирлек башлыгы Сергей Белоногов катнашты.
Авыл халкы бәйрәм уңаеннан концерт номерлары әзерләгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз