news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт студентлары хәрби самбо серләренә төшенде

Чара егет-кызларга кул көрәшенең төп алымнарын һәм гадәттән тыш булган очракларда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәтү максатыннан үткәрелде.

Әлмәт студентлары хәрби самбо серләренә төшенде
almet-rt.ru

(Әлмәт, 28 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). В.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының Әлмәт филиалы студентлары өчен үз-үзеңне яклау буенча дәрес әзерләделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чара егет-кызларга кул көрәшенең төп алымнарын һәм гадәттән тыш булган очракларда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәтү максатыннан үткәрелде.

Укытучылар ролен пост-патруль хезмәтенең аерым ротасы командиры урынбасары полиция капитаны Альфред Хәйретдинов һәм хәрби әзерлек буенча өлкән инспектор, эчке хезмәт лейтенанты Виталий Храмов башкарды.

Алар студентларга самбоның иң киң таралган алымнары турында җентекләп сөйләде, хезмәт итү барышындагы кызыклы очраклары белән дә уртаклаштылар. Кунаклар хокук саклаучыларының барлык гамәлләрен дә зур кызыксыну белән өйрәнде.

Дежур часть начальнигы полиция майоры Наил Мирхазетдинов кунакларга «Куркынычсыз шәһәр» автоматлаштырылган комплексы һәм NtechLab компаниясенең кешеләрне тану технологиясе булган камералар турында сөйләде.

Акциядә катнашучылар шулай ук дежур частьнең тәүлек буе өзлексез Әлмәт шәһәре территориясендә оператив хәл турында мәгълүматны эшкәртү һәм тапшыруын, Эчке эшләр органнары көчләре һәм чаралары белән өзлексез идарә итүне тәэмин итүен белделәр.

Шулай ук Наил Фәнис улы студентларга бүлекчә тарафыннан гражаннарга күрсәтелә торган ирекле дактилоскопия һәм судка тартылу яки тартылмау турында белешмә бирү турында гаризалар кабул итү кебек дәүләт хезмәтләре турында да сөйләде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100