Казан галиме Ленинград камалышында үткән балачагы хакында укучыларга сөйләде

Вильям Барабанов әйтүенчә, шәһәр халкы Ленинградны дошманга бирмәячәгенә ышанып яшәгән.

(Казан, 28 январь, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, КНИТУның тарихи-мемориаль эшчәнлек буенча рәисе Вильям Барабанов 1941-1942 елларда камалышта булган Ленинград шәһәрендә яшәгән. Ул Милли музейда узган «Буйсынмас Ленинград» чарасында Казан укучыларына балачагы турында сөйләде.

«Кешеләр үлә, әмма шул ук вакытта исән калганнары иртәгә, киләсе көндә барыбер җиңәчәгенә һәм шәһәрне дошман кулына бирмәячәкләренә ышана иде. Без шуңа ышанып яшәдек. Шуның өчен яшәргә кирәк булды. Шәһәр юкка чыгар дигән фикер булмды. Ул вакытта миңа тугыз яшь иде», — дип сөйләде ул.

Ул 1933 елда туа. Әнисе Ленинград хастаханәсендә, әтисе хәрби заводта эшләү сәбәпле, алар шәһәрдә яшәп кала. 1941 елның декабрендә алар гаиләсендә беренче югалту була — әнисенең апасы үлә. Бераздан аның әнисе дә авырып китә һәм үлә. Вильямны 1942 елның июнендә шәһәрдән эвакуациялиләр.

Барабанов Ленинградны «гаиләбез» дип атады. Аның әйтүенчә, 1941-1942 еллар иң авыр вакытлар, шушы елларның кышлары һәм көзе иң куркынычы булган.

Кешеләр сусыз, канализациясез яшәгән. «Нинди шартлар бар, шуларга җайлашып яшәгәннәр, чөнки иң мөһиме — исән калырга, үз гаиләңне, шәһәреңне саклап калырга тырышырга кирәк булган», — диде ул.

«Миңа 9 яшь иде. Мин ул вакытта мәктәпкә йөри, укый, яза белә идем. Радиодан ишетеп бар нәрсәне дә белеп тора идем. Ул чакта без тиз зур үскән идек, барысын да аңлый идек», — дип тәмамлады чыгышын Барабанов.