Әзербайҗан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы делегациясе Чаллы предприятиеләрендә булды

Делегация әгъзалары шулай ук “КАМАЗ” ААҖндә һәм Кама индустриаль паркында булды

(Чаллы, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген көннең икенче яртысында Әзербайҗан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы делегациясе Чаллының сәнәгать предприятиеләрендә булды. Делегация составында Әзерҗайҗан гражданнар оборонасы көчләре командующие генерал-майор Илһам Абдуллаев, Әзербайҗан Республикасы янгынга каршы хезмәт башлыгы генерал-майор Физули Әсәдов һәм башка рәсми затлар бар иде. Делегацияне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов озатып йөрде.
Автошәһәргә сәфәр кысаларында делегация әгъзалары “КАМАЗ” ААҖндә, төп җыю конвейеры һәм кабиналар җыю линиясе цехында булды.
Алга таба Әзербайҗан делегациясе “Мастер” Кама индустриаль паркы” ААҖндә булды. Алар Россиядәге бердәнбер Кама индустриаль паркының идарә системасы белән танышты, шулай ук «Каматэк» ҖЧҖ, «Машдеталь» ҖЧҖ һәм «Леони Вайэринг Системз» ҖЧҖ предприятиеләрендә булды. Әлеге предприятиеләр “КАМАЗ” өчен продукция эшләп чыгаруда махсуслашкан. Бүгенге көндә паркта 171 дән артык предприятие урнашкан.
Соңыннан делегация әгъзалары “Чаллы-Бройлер” предприятиесендә булды.
Шуннан соң Әзербайҗан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы делегациясе Алабугага юл тотты.