2011 елда Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкил адресына шикаятьләр саны 48 процентка арткан

Язма мөрәҗәгатьләрдән тыш, республика шәһәрләре һәм районнарында күчмә кабул итүләр ярдәмендә дә эш алып барылган

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Светлана Емельянова). 2011 елда Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкил адресына шикаятьләр саны 48 процентка арткан. Бүген Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил каршындагы эксперт советының 2011 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган киңәйтелгән утырышында әнә шундый саннар китерде.
Утырышта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.
2011 елда Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкил адресына гражданнардан 2035 шикаять һәм башка төрле мөрәҗәгатьләр килгән. Язма мөрәҗәгатьләрне кабул итүдән тыш, республика шәһәрләре һәм районнарында күчмә кабул итүләр ярдәмендә дә эш алып барылган.
Килгән мөрәҗәгатьләр буенча мондый карарлар кабул ителгән: 202 мөрәҗәгать буенча гражданнарның хокуклары кире кайтарылган, 1789 мөрәҗәгать буенча аңлатмалар бирелгән, 44 очракта мөрәҗәгатьне карау кире кагылган.
“Татарстанда кабул ителгән тәҗрибәне уңай һәм Россия Федерациясе субъектында кеше хокуклары буенча вәкил эшчәнлегендә үзенчәлеккә ия дип саныйбыз”, - диде кеше хокуклары буенча вәкил.
Утырышка нәтиҗә ясап, Равил Моратов башкарма хакимият органнары, министрлык һәм ведомстволарның һәрвакытта да гражданнарның мөрәҗәгатьләренә тирәнтен уйлап якын килү мөмкинлеген тапмауларын билгеләп үтте. Кызганычка күрә, мондый фактлар шактый.
“Без барыбыз да бушлай юридик ярдәм оештырылуына ихтыяҗ кичерәбез. Без бу турыда бер тапкыр гына әйтмәдек инде, һәм моны ничек итеп эшләү хакында күзаллау барлыкка килде. Юридик ярдәмне, беренче чиратта, ятим балаларга, төрмәдә утыручыларга, инвалидларга һәм аз керемлеләргә күрсәтергә кирәк”, - диде Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары. Ул шулай ук кеше хокуклары буенча вәкил аппаратына килгән мөрәҗәгатьләргә анализ ясарга чакырды.
“Хокуклар тулы һәм гамәлгә ашырыла торган булырга тиеш, безгә моны ачыктан-ачык белдерергә кирәк”, - дип ассызыклады Равил Моратов.