«ТелеИнформ» каналында татарлар турында тапшырулар әзерләнә

Мәскәүнең «ТелеИнформ» кабельле каналында башкаланың татар җәмгыятьләре турында тапшырулар циклы күрсәтеләчәк
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәүнең Көньяк-Көнчыгыш округында урнашкан «ТелеИнформ» кабельле каналында башкаланың татар җәмгыятьләре турында тапшырулар әзерләнә. Тапшыруларда башкаланың көньяк-көнчыгыш округы татар җәмгыятьләренең милли традицияләре, милли һәм дини тормышы турында сөйләнәчәк. Проектның авторлары һәм төзүчеләре фикеренчә, ул мәскәүлеләргә бер-берсен яхшырак белергә, янәшәңдә яшәүчеләрне яхшырак аңларга ярдәм итәчәк.
«ТелеИнформ» каналындагы яңа телетапшыру тиздән старт алачак. 25 минут дәвамындагы тапшыру спортчылар, артистлар, студентлар, күренекле шәхесләр, милли җәмәгать эшлеклеләре турында сөйләгән берничә сюжеттан тора.
Беренче чыгарылыш сюжетлары арасында татар этномәдәни компонентлы 2497 санлы балалар бакчасы турындагы репортаж бар, анда балалар бакчасы программасыннан тыш, балалар, ата-аналары теләге белән, татар телен, традицияләрен һәм татар халкының тарихын өйрәнәләр. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге бакчага татарлар гына түгел, ә рус һәм башка милләт халыкларының ата-аналары да балаларын бирә.
Икенче сюжет Мәскәү татар җәмгыяте мөселманнарның иң төп бәйрәмнәреннән берсе - Корбан бәйрәменең ничек итеп үткәрелүе турында сөйли. Округ халкы янында кунакта булып кайткан хәбәрчеләр әлеге мөселман бәйрәменең үзенчәлекләре, аның христиан бәйрәмнәре белән охшашлыгын һәм аермасын күрсәтәчәкләр.
Һәрбер чыгарылышның аерылмас бер өлеше булып милли артистлар башкаруындагы татар музыкасы һәм җыры торачак. Моннан тыш, тамашачыларны Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов һәм Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисткасы Наилә Фатехова кебек җырчылар белән очрашулар көтә.
Бу программаның килеп тууы – башкаланың Көньяк-Көнчыгыш административ округы префекты Владимир Борисович Зотовның казанышы. Ул проектны төзү фикерен генә хуплап калмаган, ә аның эшләп китүенә финанс ярдәме дә күрсәткән. Аны төзү башлангычы белән Мәскәүнең Көньяк-Көнчыгыш округы татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Гаяз Али улы Ямбаев чыккан. Г.Ямбаев җитәкчелегендәге Татар милли-мәдәни мохтәрияте үзенең социаль эшчәнлеге белән башкалардан аерылып тора. Бу юнәлештә мохтәрият «Собрание» иҗтимагый берләшмәләрнең мәдәни-мәгърифәти ассоциациясе белән хезмәттәшлектә тора һәм алар бергәләп даими төстә җәмгыятьнең социаль яклау тапмаган катламына ярдәм күрсәтү ниятеннән хәйрия акцияләре үткәрә, сәламәт тормыш образын, мәдәниятне, әхлакны һәм толерантлыкны пропагандалау буенча эш алып бара.
Программаның тагын бер сюжеты әлеге мохтәрият җитәкчесенең шушы посттагы эшчәнлеген яктырта. Әлеге сюжеттан тамашачылар татар, гарәп теле һәм ислам нигезләре курслары турында беләчәк. Гаяз Ямбаев билгеләп үткәнчә: «Балачактан салынган нык рухи нигез, наркомания, азартлы уеннар кебек җәмгыятьтәге негатив күренешләргә каршы торырлык намуслы, тәртипле кешеләр тәрбияли».
Татар мохтәрияте рәисе сүзләренчә, программа башкала кешеләренә бер-берсен яхшырак белү, татулыкта, мәхәббәттә һәм дуслыкта яшәргә ярдәм итү ниятеннән төзелгән. «Округ кешеләре татарларның ничек яшәве, безнең милли мәдәниятебезнең ничек үсүе турында белсеннәр иде. Ул шулай ук татарларга үз телләрен онытмау турында кисәтү. Бөек педагог Ушинский әйтмешли, туган телен белмәгән кеше ул – рухсыз кеше», - ди Гаяз Ямбаев.