Татарстанда буран дәвам итә

Татарстанда һава шартлары яхшы якка үзгәрергә уйламый, буран дәвам итә
(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Бүген Татарстанда юлларда кар көртләре, урыны белән бозлавык саклана. Бу хакта ТР Әйләнә-тирә мохит мониторингы һәм гидрометеоролгия идарәсенә сылтама белән ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Бүген Татарстанда болытлы һава, юеш кар явачак. Төнлә һәм иртән – буран, күз күреме 1000 метр һәм аннан да кимрәк. Җил көньяктан, көчле. Көндез 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы, ә төнлә терекөмеш баганасы 2-7 градуска кадәр төшәчәк.
ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре республикада яшәүчеләргә шәхси автотранспортта ерак юлга чыкмаска киңәш итә.