Прокуратура тарафыннан бюджет казнасына 60 миллион сум акча түлләтерелгән

Прокуратура аерым режимлы объектларда законнар үтәлеше өстеннән күзәтчелек буенча максатчан эш алып барган
(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Гражданнарның иреген һәм хокукларын, дәүләт һәм җәмгыять ихтыяҗларын яклау буенча эш барышында прокуратура узган елда 60 миллион сумнан артык акча түләттергән.
2007 елда Казан шәһәре прокуратурасы тарафыннан, Татарстанның аерым режимлы объектларында законнар үтәлеше өстеннән күзәтчелек буенча, гражданнарның хокукларын яклауга кагылышлы закон таләпләре үтәлешен тәэмин итү буенча максатчан эш башкарылган. Предприятие хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләү буенча федераль законның үтәлеше мәсьәләләре буенча актив эш дәвам иткән. 2007 елның башында предприятиеләрнең эшчеләре алдында 19 миллион сумлык бурычлары исәпләнгән булган. Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә, хезмәт хакы буенча бурычны түләттерү буенча судка гомуми 1,573 миллион сумлык 227 гариза тапшырылган. Хезмәт хакы буенча бурычлары җыелган оешмаларның вазифаи затлары административ җаваплылыкка тартылган.
2007 ел дәвамында прокуратура, “Россия федераль милек фонды”ның ТР буенча филиалы аша аукционга куелган “М. Калинин исемендәге КЗТМ” федераль дәүләт унитар предприятиесен сату процессында закон таләпләре үтәлеше өстеннән күзәтчелек алып барган. Контроль нәтиҗәсендә прокуратура оешманың хезмәт хакы буенча 30 миллион сумлык бурычын кайтартуга ирешкән.
Узган елда терроризмга һәм экстремистик эшчәнлеккә каршы тору буенча федераль закон үтәлеше өстеннән күзәтчелеккә дә зур игътибар бирелгән. Тикшерү барышында предприятиеләрдә террорлыктан яклау таләпләренең бозылуы ачыкланган. Алар буенча вазифаи затлар прокуратура тарафыннан уздырылган координацияләү һәм ведомствоара киңәшмәләрдә хисап тоткан.
Тирә-як мохитне саклау буенча федераль закон да игътибарны читләтеп үтмәгән. Теркәлгән фактлар буенча табигатьне саклау законын бозган өчен җаваплы саналган вазифаи затлар административ җаваплылыкка җәлеп ителгән. Тирә-якка тискәре тәэсир өчен бюджет казнасына түләү буенча 7 миллион 942 мең сумлык дәгъва гаризалары судларга юлланган, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.