Казанда Ризаэддин Фәхреддин укулары уза

Ризаэддин Фәхреддин – энциклопедик галим
(Казан, 28 гыйнвар, “Татар–информ”, Римма Гатина). Татарстанда күренекле татар мәгърифәтчесе, педагог Ризаэддин Фәхреддин укуларын киң җәмәгатьчелек белән уздыру матур гадәткә әйләнде. Быел әлеге җыен бишенче тапкыр 30 нчы гыйнвар көнне ТР Фәннәр академиясе бинасында җыела.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгарифне үстерү бүлеге әйдәп баручы белгече Гәүһәр Әхмәдуллина сүзләренә караганда, Ризаэддин Фәхреддин укулары 2004–2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР дәүләт программасын тормышка ашыру һәм галимнең иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау максатында үткәрелә.
Быел педагогик укулар “Ризаэддин Фәхреддин – энциклопедик галим” дигән темага уза. Анда ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, югары һәм махсус урта уку йортлары галимнәре, укытучылары, язучылар, фән һәм дин эшлеклеләре, татар теле һәм әдәбияты, татар халкы һәм Татарстан тарихы фәне мөгаллимнәре катнаша. Һәр районнан, шәһәрдән 3 укытучы чакырыла.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгарифне үстерү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен укыту–тәрбиядә файдалану тәҗрибәсе язма һәм электрон вариантта кабул ителә.