Россия төбәкләрендә Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә теләүче эшкуарлар ассоциацияләре төзелә

Россия төбәкләрендә Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә теләүче эшкуарлар ассоциацияләре төзелә

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Дурницына). Якын араларда Самарада Татарстан белән эшлекле элемтәләрен киңәйтү максаты куйган эшкуарлар ассоциациясе ачылачак. Бүген ассоциациянең гамәлгә кертү документларын әзерләү эшләре бара.

Исегезгә төшерәбез, татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә республикабыз белән багланышларны киңәйтергә омтылган эшкуарлар ассоциацияләрен төзү бурычы узган елның декабрендә Казанда үткән «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумында куелды. Бүген ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгы белгечләре һәм татар диаспорасы вәкилләре белән ул Россиянең берьюлы берничә төбәгендә хәл ителә. Самарада, мәсәлән, эшкуарлар ассоциациясе төзү идеясе «Самара кабель компаниясе» ААҖ, Самара өлкәсе торак һәм ипотека фонды, «Волгоэлектроремонт» ААҖ кебек структуралар җитәкчеләренең теләктәшлеген алган.

Төзеләчәк ассоциация эшчәнлегенң төп юнәлешләре булып Татарстан оешмалары һәм предприятиеләре, Россия төбәкләрендә шундый ук берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү, шулай ук тышкы икътисади эшчәнлек мәсьәләләре буенча максатчан программалар эшләү һәм оештыру, мәгълүмати хезмәттәшлекне үстерү тора. Социаль, хәйрия, мәдәни һәм мәгариф программаларын эшләү һәм гамәлләштерү ниятләнә. Ассоциация әгъзалары Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлектә актив катнашырга теләк белдергән инде. Үз эшләрендә алар ике ел элек төзелгән «Татарстан» сәүдә йорты» ҖЧҖ белән актив хезмәттәшлек итәргә ниятли.