ТРнан 200дән артык медицина хезмәткәре, медицина ярдәмен оештыру һәм ярдәм күрсәтү өчен, Сочига китәчәк

Алар анда якынча ике ай эшләячәк

 (Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Гыйнварда ТРнан 222 медицина хезмәткәре, 2014 нче елда кышкы Олимпия уеннарында медицина ярдәмен күрсәтүдә булышу өчен, Сочига китәчәк. Бу хакта бүген журналистларга ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте.
“Хәзер әзерлек чаралары тәмамлана. Безнең хезмәткәрләр анда ике айга якын булачак”, - диде ул.
Нигездә, ашыгыч ярдәм табиблары, невропатологлар, анестезиолог-реаниматологлар һәм башка белгечләр җибәрелә. Алар инде Универсиадада катнашкан. Шулай ук Сочига Универсиада Дирекциясеннән берничә җитәкче китә.
Медицина хезмәткәрләренә барлык җиһазлар урында биреләчәк.