Дәүләт милкен куллануда 43 закон бозу очрагы ачыкланган

Алар буенча чара күрү һәм гаепле затларны җаваплылыкка тарту өчен 16 акт ТР Прокуратурасына тапшырылган

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”). ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы 2013 елның икенче ярты еллыгында дәүләт милкен куллану буенча 43 хокук бозу очрагы ачыклаган. Бу хакта министрлыкның рәсми сайты хәбәр итә. Тикшерүләр барышында, милекчедән рөхсәт алмаган килеш дәүләт милкен башка оешмаларга бирү, күчемсез милек объектларын сүтү, объектлардан файдалану кебек очраклар теркәлгән. Шулай ук, оешма балансында булган күчемсез милек объектларына (җир кишәрлекләренә) оператив идарә итү (даими, чикләнмәгән вакыт дәвамында куллану) хокуклары теркәлмәгән учреждениеләр ачыкланган.
Кайбер оешмаларның күчемсез милек объектларына (җир кишәрлекләренә) бәйле оператив идарә итү хокукларын дәүләт теркәве турындагы таныклыкларында мәгълүматларның дөреслеккә туры килмәве күзәтелгән.
2013 елның икенче яртыеллыгында тикшерелгән 39 оешманың 38е турындагы материаллар ТРның әлеге оешмалар өстеннән күзәтчелек ведомстволарына һәм министрлыкларына җибәрелгән, ачыкланган закон бозулар буенча чара күрү һәм гаепле затларны җаваплылыкка тарту өчен, 16 акт ТР Прокуратурасына тапшырылган.