Татарстанда һава шартлары куандырмый

Республикада урыны белән бозлы яңгыр явуы көтелә
 (Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада болытлы һава, республиканың көньяк районнарында бозлы яңгыр явуы көтелә.
Көндез Казанда температура 5-7 градус салкын, ә республика буенча 2-7 градус тәшкил итәчәк.
29 декабрьгә каршы төндә республикада болытлы көн, кар явуы көтелә, төнлә температура 14 градуска кадәр салкын, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында.